Тормышыбызда агач-куакларның роле бәһаләп бетергесез зур. Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре “ЭкоЯз -2019” кысаларында “Түбән Кама урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе белән берлектә агачлар утырту буенча өмә оештырды.
"Авыл яшьләренең Россия берлеге" россиякүләм яшьләр иҗтимагый оешмасы традиция буенча 2019 елда авыл территорияләрендәге яшьләр арасында иҗтимагый фикер лидерларын ачыклау буенча Россиякүләм конкурс үткәрә. Конкурс Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты ярдәмендә үткәрелә.
Санитария-экология икеайлыгы кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Алабуга районы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә җир законын бозу очрагын ачыклаган.
Казан инновацион университетының Түбән Камадагы көллияте студентлары “ЭКОяз-2019” кысаларында, ботак кискечләр, көрәк, себерке, тырмалар белән “коралланып”, территорияне җыештырдылар: сукмакларны чүп-чардан арындырдылар, ауган агачларны чүплеккә озаттылар.
Бүген Түбән Новгородта “Бөек елгалар” 21нче Халыкара фәнни-сәнәгать форумы башланып китте. Күргәзмә-конгресс мәйданчыгына экология, энергетика иминлеге һәм гидрологик иминлек, экологик белем бирү өлкәсендәге экспертлар җыелды. Форумда Татарстан Республикасыннан ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнаша. Конгресс, “Түгәрәк өстәл”ләр, күргәзмәләрне үз эченә алган эшлекле программа 17 майга кадәр дәвам итә.
Яшьләр экологик берләшмәләренең һәм студентлар оешмаларының иң актив вәкилләре, экология мәсьәләләре өлкәсендә Татарстан Республикасы экспертлары “ЭКОдулкын” Яшьләр экологик оешмаларының IV форумына җыела.
Агымдагы елның яз башыннан Идел елгасында гидрологик хәлләр көтелмәгәнчә килеп чыкты, дип хәбәр ителә Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә арендага бирелә торган җир кишәрлегендә экология таләпләрен бозуны ачыклаган. Алар рейд тикшерүе барышында гражданнарның Нәриман елгасына килеп-китеп йөрүенә комачаулардай киртәгә (яр буе линиясеннән 3 метр ераклыкта, ә ул 20 метр ераклыкта булырга тиеш) юлыккан.
Мамадыш шәһәренең “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче актив һәм иҗади сабыйлар “ЭкоЯз – 2019” кысаларында пластик шешә капкачларын җыю акциясендә катнаша. Капкачларның төрен-төргә аерып тапшыру – чүпне аерып җыю һәм аны икенчел эшкәртү юлында тәүге адым. Чараны оештыручылар әйтүенчә, балалар ризыкларыннан калган буш банкалар, соклар капкачларын һәр көн саен китереп кенә торалар.
Узган ялларда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының, Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге белән берлектә, Зөя буйлап көймәдә экологик йөзүе тәмамланды.