7 август көнне Казанда ЭКО стилендә “Әдәби ишегалды” узачак!

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Казан шәһәренең барлык районнарында 9 ишегалдында социаль әһәмиятле чара – “Әдәби ишегалды” узачак. Чараны оештыручылар – Казан шәһәре башкарма комитеты, Казан ш. башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары хакмиятләре, шәһәрнең мәдәният учреждениеләре. Программа ТАССР оештырылуга 100 ел тулуга, республика көне һәм Казан шәһәре көненә багышланган.

Идел буе районындагы мәйданчыкларның берсе Завойский урамындагы 18нче йорт ишегалдында экология темасы  буенча үткәреләчәк. Бәйрәм 7 август көнне 17.00 сәгатьтә булачак. Шәһәрдә яшәүчеләр, гадәттәгечә, шигъри тәлгәшләр, музыкаль чыгышлар белән хозурланачак, табигать турында китап күргәзмәләре, төрле мастер-класслар белән таныштырылачак. Шулай ук "Библиобус" мобиль күчмә комплекс эше дә күздә тотыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International