Александр Шадриков: тупланып килгән экологик зыянны бетерү – әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын яхшырту шартларыннан берсе

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

“РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесе Чистай районында радиоактив пычрануны юкка чыгару эшләрен башкарачак. Предприятие радиоактив калдыкларны саклаучы территорияләрне (проектта каралмаган саклагычлары булган территорияләр) торгызу буенча үткәрелгән тендерда җиңгән. Ә инде әлеге әлеге эшне башкаруны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тәкъдим иткән.

“2016-2020 елларга һәм 2030 елга кадәрге чорга атом-төш һәм радиация иминлеген тәэмин итү” федераль максатчан программасы кысаларында, Чистайның “Восток” сәгать заводы һәм Кубас урманы территориясен торгызырга туры киләчәк. Үткәрелгән тикшеренү нигезендә, завод территориясендәге саклагыч мәйданы 250 кв.м тәшкил итә. Ә инде Кубас урманында 2,5 мең кв.м мәйдандагы саклагычтан 35 куб.м күләмендә төзелеш чүп-чарын чыгарырга кирәк булачак.

Эшләр башкару проектын эш башкаручы җирле үзидарә органнары, завод администрациясе, федераль һәм республика хезмәтләре белән килештерәчәк. Чыгарылган калдыклар “Радиоактив калдыклар белән эш итү буенча илкүләм оператор”га тапшырылачак. Эшләрне 20 декабрьгә төгәләү күздә тотыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International