Кадрлар турында

   

 “Ведомство эшчәнлегенең нәтиҗәсе башлыча аның коллективы белән билгеләнелә. Бердәм профессионаллар командасы белән хәтта иң катлаулы бурычларны да хәл итәргә була.

Безнең сафларыбызга килеп кушылган очракта,  үз белемнәрегезгә, күнекмәләрегез һәм тәҗрибәгезгә иң яхшы кулланылыш таба, иң яхшы һөнәри сыйфатларыгызны күрсәтә һәм бәһаләп бетергесез тәҗрибә туплый алачагыгызга иманым камил.”

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры

А.В. Шадриков

                 

 

Республика хакимияте органнарында тормышка ашырылып килә торган кадрлар сәясәте югары квалификацияле кадрлар составын булдыруга юнәлдерелгән. Республика дәүләт хезмәтендә хезмәткәрләрнең мөмкинлекләрен максималь дәрәҗәдә ачу һәм аларны профессиональ дәрәҗәдә үстерү, карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен уңайлы шартлар тудыру максатында даими эш алып барыла.

Татарстан Республикасы дәүләти гражданлык хезмәте турында кирәкле барлык мәгълүматлар, сезгә танышырга җайлырак булсын өчен, түбәндә китерелгән бүлекләргә тупланылды.

                                 

“Хезмәткә керү” сылтамасы аша квалификацион таләпләр, конкурс процедуралары, игълан ителгән конкурслар, кадрлар резервы һәм күп кенә башка мәсьәләләр буенча кирәкле мәгълүматлар белән танышырга мөмкин

 

“Хезмәтне үтү” бүлегендә класс чиннарын бирү, аттестацияләү тәртибе, хезмәт культурасы, бүләкләр бирү тәртибе һ.б. турындамәгълүматлар тупланган.

 

Норматив-хокукый актлар һәм башка документлар” бүлегендә дәүләти гражданлык хезмәтендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы норматив база белән танышырга була. 

Татарстан хакимияте органнарында стажировка узу системасы турында барлык мәгълүматлар тиешле бүлектә урнаштырылган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International