Бөҗәкләр иленә сәяхәт. Экологлар Теләче районында “җанлы” дәрес үткәрде

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Теләче 1нче балалар бакчасына йөрүче сабыйларның гадәттәге җәйге  көндә урамга саф һава суларга чыгуларын танып белү характерындагы иҗади дәрескә әйләндерде. Әңгәмә барышында балалар бөҗәкләр һәм күбәләкләр турында табышмаклар чиште, бөҗәкләрнең төрле төрләренең үзенчәлекләрен өйрәнде.

“Бөҗәкләрнең төсләре еш кына үзләре яши торган табигый мохиткә бәйле. Бу аларга дошманнардан саклануга ярдәм итә. Күбәләкләрнең кайберләре, яфракны хәтерләтеп, тыныч кына утыра. Кайсыберләре агач кайрысында күренми,” – дип сөйләде ведомство җитәкчеләре.

Ә инде экологик сукмакта сабыйлар кыр практикасы узды: кырмыскаларны күзәтте, зурлыгы һәм формалары ягыннан бөҗәкләрне үзара чагыштырды. Мондый “җанлы” дәрес. әлбәттә инде, материалны тизрәк үзләштерүгә ярдәм итә.

Дәрес азагында экологлар, балалар белән бергәләшеп, әйләнә-тирә мохиттә үзеңне ничек дөрес итеп тотарга кирәклеген искә төшерүче экологик билгеләр ясады.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International