Министрлык тарихы

Министрлык тарихы: дәүләт органы формалашуның һәм үсешенең төп вакыйгалары

 

Гомуммилли дәүләт структураларын (агентлыклар, министрлыклар, советлар һ.б.) глобаль төзү ХХ гасырның 70-80 нче елларына хас. Моның өчен әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә беренче халыкара тырышлыклар этәргеч булган. Әйләнә-тирәлекне саклау һәм үстерү буенча Стокгольмда (1972 ел) Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан оештырылган Беренче халыкара конференциянең нәтиҗәле документларында дөньяның барлык илләре хөкүмәтләренә, кичекмәстән табигатьне саклаучы дәүләт органнарын төзергә өндәп, мөрәҗәгать ителгән.

1988 елга кадәр СССРда әлеге функцияләр төрле министрлыклар һәм ведомстволар (СССР Дәүләт Комитеты, СССР Су хуҗалыгы министрлыгы, СССР Сәламәтлек саклау министрлыгы, СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һ.б.) тарафыннан башкарыла. СССРның экологик сәясәтен торгызуда беренче адым буларак КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар советының «Илдә табигатьне саклау эшен тамырдан үзгәртеп кору турында» 07.01.1988 ел, № 32 карары кабул ителә һәм Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча СССР Союз-республика дәүләт комитеты (СССР Дәүләт Табигать министрлыгы) төзелә.

1988 елда ТАССР Югары Советы Президиумының 12.12.1988 ел, № 2619-Х1 Указы белән, ТАССР Министрлар Советының табигатьне саклау һәм табигый ресурслардан рациональ файдалану өлкәсендә дәүләт идарәсенең мөстәкыйль махсус вәкаләтле органы буларак, ТАССР Табигатьне саклау буенча дәүләт комитеты оештырыла. ТАССР Табигатьне саклау дәүләт комитеты структурасында республиканың аерым шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә (Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Чистай) Табигатьне саклау комитетлары төзелә.

Шул чордан башлап Республикада табигатьне саклау органнарының эшчәнлеген башлана да инде.1990 елның июнендә ТАССР Табигатьне саклау дәүләт комитеты рәисе итеп Александр Алексеевич Сидельников билгеләнә.

ТАССР Табигать министрлыгы бетерелгәннән соң, ТАССР Югары Советының 25.12.1992 ел, № 1697-ХН карары белән Татарстанда табигатьне саклау эшчәнлеге белән идарә итүне тәэмин итүче Татарстан Республикасының Әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгы төзелә.

1993 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларны саклау министрының беренче урынбасары итеп 2001 елга кадәр шушы вазыйфада эшләгән тәҗрибәле оештыручы Анатолий Иванович Щеповских билгеләнә.

2001 елда Татарстан Республикасының Әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларын саклау министрлыгы, Татарстан Президентының 11.05.2001 ел, № УП-360 Указы белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы итеп үзгәртелә, аны Республика экология фонды директоры Борис Германович Петров җитәкли.Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына бетерелгән Татарстан Республикасы Әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча дәүләт комитеты функцияләре тапшырыла.

Министрлык структур үзгәрешләр кичерә, әйләнә-тирә мохитне саклау, урман хуҗалыгы, геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча яңа департаментлар булдырыла.

2004-2005 елларда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә махсус вәкаләтле органнарның яңа структур үзгәртеп корулары нәтиҗәсендә Министрлык составыннан ТР Урман хуҗалыгы агентлыгы (җитәкчесе – Абдуллин Зөфәр Нурмөхәммәт улы) аерып чыгарыла һәм Ростехнадзорның ТР идарәсе (җитәкчесе – Б.Г.Петров) һәм Росприроднадзорның ТР идарәсе (җитәкчесе – Ф.Й.Хәйретдинов) оештырыла.

2005-2007 елларда экология министры вазыйфасын геология-минералогия фәннәре докторы, Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты Ирина Андреевна Ларочкина алып бара.

2007 елда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры итеп авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Әгъләм Кыям улы Садретдинов билгеләнә.

2010 елның ноябреннән 2015 елның сентябренә кадәр Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Артем Георгиевич Сидоров җитәкчелек итте.

2015 елның сентябреннән 2018 елның февраленә кадәр Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгын икътисад фәннәре докторы Фәрит Солтан улы Габделганиев җитәкләде.

2018 елның 8 февраленнән Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгын Шадриков Александр Валерьевич җитәкли.

 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International