Бакчачылык коммерциясез ширкәтләре турында яңа законда (29.12.2014 ел, №459-ФЗ, 29.07.2017 ел, №217-ФЗ редакциясендә) билгеләнгәнчә, бакчачылар 2020 елның 1 гыйнварыннан хуҗалык ихтыяҗлары өчен скважиналардан файдалануга лицензия алырга тиеш. Яңа елга кадәр ташламалы режим гамәлдә булып килә. Әлеге норматив актка “Скважиналарны лицензияләү турында закон” дигән атама бирелде. Бу хакта өстәмә мәгълүматларны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының рәсми сайтында Министрлык эшчәнлеге – Файдалы мәгълүматлар – Бакчачылык коммерциясез ширкәтләрендә скважиналарны лицензияләү буенча закон бүлекчәсендә эзләп табарга мөмкин.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте