Татарстан Республикасының “Чиста булачак” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләр арасында республика грантлар бәйгесе-2019 чарасында “Татарстан Республикасының яшь натуралистлары” һәм “Галопом по районам 2.0” проектларын тормышка ашыру өчен ярдәм алуга ирешкән. Чараның ел саен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан үткәрелүен искәртеп үтәргә кирәк.
“Галопом по районам” проектының 2018 елның декабреннән тормышка ашырылуын искә төшерик. Татарстан буенча travel-шоу авторы – “Чиста булачак” Яшьләр экологик хәрәкәтенең «Экоблоггинг» командасы. Тамашаны алып баручылар беренче сезонда үзләренең YouTube-каналы тамашачыларын республикабызның Яшел Үзән, Тәтеш районнарындагы һәм Арча, Буа, Чаллы кебек шәһәрләрендәге күренекле урыннар, шулай ук табигать ядкәрләре белән таныштырган. Тамашаның “йөземе” – юмор хисе һәм һәр районда тамашачылар өчен кечкенә генә сюрприз калдыру. Хәзер активистлар шоуның II сезонын чыгаруга хәер-фатиха алган. Озакламый 4 район сайлап алыначак һәм активистлар яңа сезонда шулар турында сөйлиячәк.
Ә инде “Татарстан Республикасының яшь натуралистлары” проекты кысаларында табигатьне яшь тикшерүчеләр түгәрәкләренә йөрүчеләр арасында мәгариф чаралары программасы тормышка ашырылачак һәм шуның йомгаклары буенча”Яшь натуралист” журналы басылып чыгачак. Журналга бәйгеләр финалына чыгучыларның һәм аларда катнашучыларның хезмәтләре, Татарстанның табигать дөньясы турында танып-белү характерындагы мәгълүматлар урын алачак. Экологик хәрәкәттә катнашучыларның иҗаты белән аларның “YouTube” каналында (https://clck.ru/FkNDN) танышырга мөмкин.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте