ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2019 ел
шимбә

ТР Хөкүмәт йортында Александр Шадриков санитария-экология икеайлыгы кысаларында ике атналык эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Биредә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында киңәшмә үткәрелде.


17
май, 2019 ел
җомга

Кукмара районы “Экодулкын” отрядында катнашучылар, имәннәр утыртып, аларны үстерүгә керешкән. Балалар Югары Арбаш урта мәктәбе территориясен яшь имән үсентеләре белән яшелләндергән.

Әлмәт шәһәре 32нче балалар бакчасында “Экояз-2019” кысаларында экология дәресе булып узган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре балалар бакчасына йөрүче сабыйларга кайбер табигать күренешләре, чүпне аерып җыю, экологик тормыш рәвеше турында сөйләгән.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә гражданнардан Тукай районында туфракка җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау турында мөрәҗәгать алынган.


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Буада аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп укучыларының “Экология. Иминлек. Тормыш” дигән экология конференциясе булып узган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бөтен Россия күләмендә Бөек Рус елгасы көнен бәйрәм итү алдыннан территорияләре аша кече елгалар  агып торган муниципаль районнарда яр буйларын җыештыру буенча өмә үткәрү графигын булдырды.


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Бишбалта бистәсе территориясенә – Идел елгасы яры буена 400 эковолонтер җыелды. Аларның максаты – ял итү түгел, бәлки яр буйларын чүп-чардан арындыруга үзләреннән өлеш кертү иде.

Түбән Новгородта “Бөек елгалар” Халыкара фәнни-сәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков республиканың экологик иминлеген тәэмин итү өчен геомәгълүмати системалардан файдалану турында чыгыш ясады.

Мамадыш районы Үсәли мәктәбенең 1-8 сыйныф укучылары “Делпар” чишмәсе янына җыелды. Биредә табигать кочагында “Экояз-2019” кысаларында экология дәресе булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International