Татарстанның 61 ягулык салу станциясе мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазландырылган

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының атмосфера һавасын саклау бүлеге белгечләре Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары белән берлектә Яшел Үзән һәм Питрәч районнарының ягулык салу станцияләрен җиһазлау буенча эш нәтиҗәләре белән танышты.

Хәзерге вакытта, 2019 елда җиһазлау план-графигы нигезендә, Татарстанның 61 АЗСында бу җәһәттән тиешле эшләр башкарылган, ел азагына кадәр тагын 16 АЗСта шундый ук эшләрне хәл итәргә кирәк булачак.

“Әлеге эшчәнлек атмосфера һавасына чыгарыла торган пычрак матдәләр күләмен сизелерлек киметеп, экологик вәзгыятьне яхшырту мөмкинлеге бирә. 2013 елдан бирле үткәрелеп килә торган эш нәтиҗәләре буенча ягулык салу станцияләреннән һавага чыгарыла торган пычрак матдәләр күләмен 4938,6 тоннага киметү тәэмин ителде,” – ди Әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе башлыгы Альберт Шубин.

Исегезгә төшерәбез: ягулык салу станцияләрен җиһазлау төп ике ысул буенча хәл ителә: беренчесе – аларны мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән тәэмин итү, икенчесе – резервуарлардан һәм ягулык салу колонкаларыннан бензин парларын җыю (соңыннан парларны алып чыгып, нефть базаларында рекуперацияләү өчен) нигезендә нефть продуктларын агызуның ябык системасын гамәлгә кертү. Бу юнәлештә башкарыла торган эш ел саен атмосфера һавасына ягулык салу комплексы объектларыннан чыгарыла торган пычрак матдәләр микъдарын  һәм техноген нагрузканы киметү мөмкинлеге бирә. Бер АЗСны шундый җиһаз белән тәэмин итү елына уртача алганда 9,8 тонна күләмендә зарарлы матдәләрне һавага чыгармыйча калдыруга ярдәм итә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International