Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Казан шәһәре Киров районында нефть продуктлары түгелү турында гражданнардан алынган мөрәҗәгать кысаларында, шул урында булып кайтты. Экологлар чыннан да, 150 м2 мәйданда җирне пычратуга юл куелганлыгын раслады. Гомуми химик анализ үткәрү һәм хәвефлелек классын билгеләү өчен пычраткан матдә һәм туфрак пробалары алынды.
Буа шәһәрендә санитария-экология икеайлыгы кысаларында “ЭкоМода2019” фестивале үткәрелде.
Хәзерге вакытта Жигулевсий гидроузелы аша су җибәрү киметелгән. Шулай итеп, Кама сусаклагычына (Кама тармагы) агучы су ташкыны сизелерлек арткан.
Экологлар, вертолетка утырып, Лаеш, Питрәч, Биектау районнары һәм Казан шәһәре өстеннән очу барышында табигатьне саклау законын бозуның 100дән артыграк очрагын ачыклаган.
Теләк булганда, олыбыз да, кечебез дә яраткан елга-күлләребезне саклау эшенә саллы өлеш кертә ала.
Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 3604 мөрәҗәгать кергән. Шуның 2217се – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.
11 май – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештырылган көн. Ведомство инде менә 2001 елдан бирле (элегрәк – Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигать ресурслары министрлыгы иде) республикабызның табигый байлыклары сагында тора. Табигатьтән файдалануның икътисади механизмын камилләштерү, республикада әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик белем бирү буенча республиканың киң колачлы программаларын тормышка ашыру элек-электән үк Министрлык эшчәнлегенең төп юнәлеше булды.
Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, республикабызда яшәүчеләр! Сезне Бөек Җиңү бәйрәме – Җиңү көне белән эчкерсез котлыйм!
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Лениногорск шәһәре башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә Лениногорск районы Камышлы елгасының су саклау зонасын тикшерү барышында табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыклаган.
Буа шәһәренең “Теремок” балалар бакчасында сабыйларны экология отрядлары сафларына кабул итү тантанасы узды. Чара кысаларында балалар тылсымлы урманга мавыктыргыч сәяхәт кылып, анда әкият герое – Лесовичок белән очрашты, әкият герое белән бергәләшеп, “Планетаны буя”, “Урманны чүптән чистартабыз”, “Кош тавышлары” дигән уеннар уйнады, экологик мәсьәләләр чиште.