Максатлар һәм бурычлар

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыра  

БУРЫЧЛАР
Министрлыкның вәкаләтләре чикләрендәге төп бурычлары булып түбәндәгеләр тора:

гражданнарның уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокукын гамәлгә ашыруны тәэмин итү;

экологик иминлекне тәэмин итү;

хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын булдырмау;

табигатьне саклау программаларын һәм проектларын булдыру һәм гамәлгә ашыру;

җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән үз вәкаләтләре чикләрендә идарә итү.

 

 ФУНКЦИЯЛӘР
 

Министрлык түбәндәге төп функцияләрне башкару өчен җаваплы:

табигать ресурсларыннан файдалану, әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә идарә

итү, шул исәптән:

атмосфера һавасын саклау өлкәсендә идарә итү;

радиация куркынычсызлыгын тәэмин итү;

Татарстан Республикасында радиация хәлен вәкаләтләр чикләрендә тикшереп тору;

җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләре өлкәсендә җайга салу, шул исәптән:

файдалы казылмаларның һәм җир асты сулары запасларына, файдалануга тапшырыла торган җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләре турындагы геологик мәгълүматка, шулай ук гомумтаралган файдалы казылмалар запасларына һәм эчә торган су белән тәэмин итү яки техник су белән тәэмин итү максатларында кулланыла торган һәм алыну күләме тәүлегенә 500 кубик метрдан артмаган җир асты сулары запасларына дәүләт экспертизасы уздыру;

Татарстан Республикасы территориясендә геология-разведка һәм геодезия эшчәнлеге белән идарә итү;

региональ дәүләт геологик контроле (күзәтчелеге);

Татарстан Республикасы территориясендә региональ дәүләт экология контроле (күзәтчелеге).

Соңгы яңарту: 2025 елның 10 сентябре, 15:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International