Яшьләрне экология мәсьәләләрен хәл кылуга җәлеп итүне дәвам итәбез! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Чиста булачак” Республика яшьләр хәрәкәте активистлары белән берлектә Балтач районының “Романтик” балалар җәйге лагеренда экология форумы уздырды. Укучылар анда экологик эз күрсәткечен киметү: чүп күләмен киметү, товарлар салу өчен пакетлардан кабат файдалану, сафтан чыккан әйберне төзәтергә тырышу зарурилыгы кебек киңәш-табышлар ишетте. Балалар әңгәмәдә актив катнашып, үзләренең фикерләрен белдерергә дә тартынып тормады. Алар игътибарына шулай ук табигать турында танып белү характерындагы китаплар сериясе тәкъдим ителде.
Экология форумы эшендә “Факел” яшьләр клубы һәм “Хыял” яшьләр үзәгенә йөрүче укучылар да катнашты.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте