Экологларның рейд тикшерүеннән соң Чаллыдагы бер предприятиедә һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләрне чистарту системасы җайга салынган. Моннан бер ай элегрәк ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча Промышленная урамы территориясен тикшереп киткән. Шул чагында металл эшләнмәләрне эшкәртү белән шөгыльләнүче предприятиенең пычрак матдәләрне чистартмыйча-нитмичә генә һавага чыгарып ятуы ачыкланган. Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт инспекторлары юридик затны Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.21 статьясындагы 3 өлеше (“Атмосфера һавасына аны пычратуга китерердәй зарарлы матдәләр чыгаруга контрольлек итү һәм газларны чистарту өчен корылмалардан, җиһазлардан яки аппаратурадан файдалану кагыйдәләрен бозу, алардан файдаланмау, яисә төзек булмаган әнә шундый корылмалардан, җиһазлардан яки аппаратурадан файдалану”) буенча административ җаваплылыкка тартып, аңа административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бер ай эчендә юкка чыгару зарурилыгы турында күрсәтмә биргән.
Хәзер закон бозу юкка чыгарылган – предприятиедә металл эшләнмәләрне эшкәрткәндә хасил булучы зарарлы матдәләрне чистарту өчен корылмалар булдырылып, эшкә көйләп куелган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте