Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә төзелеп килүче онкология диспансеры территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәүне ачыклаган. Подрядчылар тарафыннан төзелеш калдыкларын җыю өчен урнаштырылган тимер савытның тулуы сәбәпле, металл, пенопласт, цемент, пленка, пыяла җепсел һәм пластмасса савыт калдыкларының җирдә аунап ятканлыгы мәгълүм булган. Экологлар ачыклаганча, объектта төзелеш эшләре алып баручы барлык дүрт оешманың да әлеге чүплекне хасил итүгә катнашы бар. Бу факт буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) нигезендә административ хокук бозу турында эш кузгатылган, мәсьәләне хәл кылу өчен барлык подрядчылардан документлар соратып алынган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте