Кече Сөлчә елгасын пычратып торучы чыганак юкка чыгарылган

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Үткән ял көннәрендә Аксубай май заводы пычрак сулар торбасын сүтү буенча чаралар үткәргән. Биредә эшләр барышын ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов шәхсән үзе тикшергән, казып алынган торбаның бер өлеше экологларның күз алдында кисеп алынган һәм, заглушка урнаштырылып, бетонлап куелган.

Рафис Әхмәтҗанов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта экологлар прокуратура вәкилләре белән берлектә алынган пробаларга анализ ясауны төгәлләп килә һәм китерелгән зыянны исәпли. Шуннан соң барлык эш материаллары, тиешле чаралар күрү өчен, Аксубай районы прокуратурасына тапшырылачак.

Предприятие җитәкчесе әйтүенчә, локаль чистарту корылмаларын агымдагы елның декабрендә эшләтә башлау күздә тотыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International