ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстанның экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында Азнакай районында “Кышын кошлар ашатыгыз” дигән акция булып узды. Аны Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре оештырган иде. Акциянең төп максаты – кешеләрдә канатлы дусларның хәленә керү хисләре уяту, кошларга кышның кырыс көннәрен үткәреп җибәрергә булышу булды.
Түбән Кама шәһәрендә Түбән Кама индустриаль узелын үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.06.2010 № 904-р карары белән төзелгән даими тармак-ара эш төркеменең күчмә утырышы булып узды.

1
февраль, 2013 ел
җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсендә 2012 елгы эшчәнлеккә йомгак ясау киңәшмәсе булып узды, анда министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислек итте.

31
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсендә 2012 елга йомгак ясалды. Киңәшмәгә министр урынбасары Андрей Калайда да килгән иде.

30
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Ык буе территориаль идарәсендә 2012 елгы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган утырыш булып узды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен көйләү идарәсе башлыгы Радик Гайнетдинов, Азнакай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Нәҗат Нәгыймов катнашты.

28
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау Елы кысаларында Казан шәһәренең Совет районындагы 86нчы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле мәктәбендә балаларның XIII “Зилант” экологик шәһәр форумы булып узды. 2013 елгы форумны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Казан ш. Мәгариф идарәсе, Казан (Идел буе) Федераль университеты һәм Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге оештырды.

25
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе (ЦТУ) үзенең 2012 елгы эшләренә йомгак ясады. Утырышта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнашты.

24
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе үзенең 2012 елгы эшләренә йомгак ясады. Җыелышта Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының Татарстан буенча Табигать күзәтчелеге идарәсенең өлкән дәүләт инспекторы Вилүзә Хаҗиморатова, Әлмәт муниципаль районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Альберт Маликов катнашты.

23
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау Елы кысаларында Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә лабораториясе хезмәткәрләре Экономика, идарә һәм хокук институтының Әлмәт филиалының экономика-хокук колледжының экология факультеты студентлары өчен экскурсия үткәрде.


22
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

Бүген, Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында,Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе Чаллы шәһәренең 51нче мәктәбенең 5нче класс укучылары өчен махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе буенча күзәтү экскурсиясе оештырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International