Тармак-ара эш төркеменең күчмә утырышы

2013 елның 4 феврале, дүшәмбе
Түбән Кама шәһәрендә Түбән Кама индустриаль узелын үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.06.2010 № 904-р карары белән төзелгән даими тармак-ара эш төркеменең күчмә утырышы булып узды.
Эш төркеменең җитәкчесе, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашында узган бу киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.03.2012 №222 карары белән расланган “2012-2015 елларда Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама муниципаль районында әйләнә-тирәлекне саклау” озайлы максатчан программасын тормышка ашыруның барышы һәм 2013 елга бурычлар турында;
2) Түбән Кама индустриаль узелының йогынты зонасындагы күзәтчелек системасы һәм начар метеорологик шартлар чорында Түбән Кама шәһәрендә атмосфера һавасының сыйфаты турында;
3) Түбән Кама индустриаль узелының бердәм хисаплы санитар саклану зонасы проектын корректлау буенча эшләрнең барышы турында.
Утырышта даими тармак-ара эш төркеме әгъзалары Түбән Кама индустриаль узелының йогынты зонасында экологик күзәтчелекне тәэмин итү программасын арытаба да нәтиҗәле үтәргә кирәклекне, шулай ук Түбән Кама индустриаль узелының бердәм хисаплы санитар саклану зонасы проектында каралган чараларның узел предприятиеләре тарафыннан үтәлергә тиешлеген билгеләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International