ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
ИТ-паркта Идел буе федераль округы субъектлары министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренең Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской белән очрашуы булып узды.
Алар иң эре Татарстан предприятиеләрендә табигать саклау эшчәнлеге күргәзмәсен дә карадылар. Кунакларга монда шулай ук информацион технологияләр иңдерү өлкәсендәге яңа казанышлар, экологик белем бирү, “Татарстан Республикасының экологик картасы” системасы һәм Татарстанда рөхсәтсез чүплекләргә һәм табигать саклау законнарын башкача бозуларга каршы нәтиҗәле көрәшергә ярдәм итә торган “Халык контроле” системасы турында сөйләделәр.
Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской үзенең эш визиты кысаларында ТИ-паркта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган күргәзмәне карады. Анда аңа иң эре Татарстан предприятиеләренең табигать саклау өлкәсендәге алдынгы казанышлары күрсәтелде. Мәсәлән, “Татнефть” компаниясе үзенең калдыклар белән эш итү җайланмаларын, Түбән Кама индустрия узелының бердәм санитар саклану зонасын, җитештерүдә экологик күзәтчелек системасын, су ресурсларын саклаудагы инновацион технологияләрен күрсәтте. “ТАИФ-НК”, “Казаноргсинтез”, “ТАНЕКО”, “Түбән Кама-нефтехим” предприятиеләре дә үзләренең табигать саклау эшчәнлекләрен тәкъдим иттеләр.

12
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллегиясенең “Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 2012 елгы эш йомгаклары һәм 2013 елга бурычлары турында” дип аталган утырышы булып узды.
Коллегиядә Россия Федерациясенең табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңлеханов, Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе Марина Селиверстова, Идел регионара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Вера Солдатова, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, Идел буе федераль округы субъектлары министрлыкларының һәм ведомстволарының җитәкчеләре катнашты.

11
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Оренбург өлкәсендә “Миллион агач” программасы тормышка ашырылды. Проект кысаларында өлкәнең барлык административ районнарында 2011 ел һәм 2012 елның язы дәверендә 2.45 млн нарат, каен, пирамидаль тупыл, кара тупыл, корычагач, чыршы, тал, юкә һәм башка агач һәм куак токымнарының чәчкеннәре һәм үсентеләре утыртылды.
10 февраль, якшәмбе көнне “Россия чаңгы юлы – 2013” дип аталган Бөтенроссия массакүләм ачык чаңгы узышлары булып узды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы да актив катнашты. Чаңгыга, гаилә әгъзалары белән бергә, министрлыкның 50дән артык хезмәткәре басты.

8
февраль, 2013 ел
җомга
2013 елның апрелендә Санкт-Петербург шәһәрендә, Россия Федерациясенең әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында, Санкт-Петербург Кинематографистлар берлеге һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль служба нигезләгән “Өмет меридианы” Бөтенроссия экологик фильмнар фестивале уздырылачак.

7
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында Яшел Үзән районы Карагуҗа урта гомум белем бирү мәктәбе базасында мәктәп балаларының фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗади хезмәтләренең “Мин авылны сайлыйм” дигән III Республика конкурсы булып узды.

6
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында файдалы казылма хәзинәләре буенча комиссия утырышы булып узды, аңа комиссия рәисе урынбасары, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Тимур Акчурин рәислек итте. Утырышта эзләп табылган файдалы казылма хәзинәләренә дәүләт экспертизасы нәтиҗәләре каралды.

5
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Төньяк территориаль идарәдә булып узган киңәшмәдә 2012 елга йомгак ясалды. Анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча урынбасары Равил Кузюров, Төньяк территориаль идарә башлыгы Радик Шаһиәхмәтов, Төньяк территориаль идарәнең махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе (СИАК) башлыгы Эльвир Гаязов катнашты.
Чистай шәһәрендә Идел-Кама территориаль идарәсенең 2012 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Киңәшмәдә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча урынбасары Равил Кузюров катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International