Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәнең еллык эш йомгаклары

2013 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе үзенең 2012 елгы эшләренә йомгак ясады. Җыелышта Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының Татарстан буенча Табигать күзәтчелеге идарәсенең өлкән дәүләт инспекторы Вилүзә Хаҗиморатова, Әлмәт муниципаль районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Альберт Маликов катнашты.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә башлыгы Рәмил Низамовның хисабына караганда, идарә инспекторлары узган елда табигатьне саклау законнарына күзәтчелек буенча зур эш башкарганнар: дәүләти экологик контроль буенча планлы һәм планнан тыш чаралар уздырылган, хокук бозулар ачыкланган һәм бетерелгән, әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметергә булыша торган табигать саклау чаралары үткәрелгән. Шулай ук Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы органнары, район прокуратуралары, башкарма хакимиятнең федераль һәм муниципаль органнары белән берлектәге эшләр башкарылган.
Табигатьне саклау буенча быелгы чараларны Татарстанда игълан ителгән Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау Елы кысаларында башкару күздә тотыла. Территориаль идарә белгечләре аеруча игътибарны Зәй елгасы, Урман Чишмәсе, Олы Чирмешән кебек су объектларын саклауга, бозылган җирләрне рекультивацияләүгә юнәлтәчәкләр.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International