Кама Аръягы территориаль идарәсенең эшчәнлек йомгаклары

2013 елның 1 феврале, җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсендә 2012 елгы эшчәнлеккә йомгак ясау киңәшмәсе булып узды, анда министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислек итте.
Кама Аръягы территориаль идарәсенең “2012-2015 елларда Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама муниципаль районында әйләнә-тирәлекне саклау” озайлы максатчан программасы чараларын тормышка ашыру буенча Килешүләргә кул куюны тәэмин итү буенча программ чараларны башкаручылар белән нәтиҗәле эшчәнлеге билгеләп үтелде.
Алдагы чорга, идарәгә караган территориядә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, Кама Аръягы территориаль идарәсе тарафыннан Программа чараларын башкаруны арытаба координацияләүнең, барыннан элек Түбән Кама индустриаль узелында әйләнә-тирәлекнең торышына күзәтчелек системасын үстерүнең, дәүләти экологик күзәтчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрүнең кирәклеге билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International