ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары, Татарстанның Баш дәүләт инспекторы Рөстәм Камалов Көнчыгыш Европа буенча консультант, дипломлы инженер һәм физик Густав Кройдер белән очрашты. Очрашу Германия предприятиеләренең энергия ресурсларын саклау һәм җылылыкны утилизацияләү буенча тәҗрибәсен карап тикшерүгә багышланган иде. Чарада шулай ук Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Андрей Калайда, “Татнефть Инвест-холдинг” ААҖ вәкиле Мансур Хәсәнов катнашты.
Халыкны Олы Зәңгәр күл янындагы яр ныгыту эшләренең нәтиҗәләре белән таныштыру максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы күчмә матбугат рейды үткәрде. Исегезгә төшерәбез: 2012 елгы табигать саклау чараларының республика программасы кысаларында дәүләт заказчысы “Главинвестстрой РТ” идарәсе аркылы “Реставрация” ЯАҖ төзелеш оешмасын җәлеп итеп, “Зәңгәр күлләр” дәүләти табигать комплексы тыюлыгы янында Казансу елгасы ярын ныгыту” дигән проект тормышка ашырылды. Бу эшләрне Казансуның уң яры ел саен 0.5–0.6 метрга ишелә бару сәбәпле Олы Зәңгәр күлдә су кимәленең нык түбәнәю ихтималы аркасында башкарырга кирәк иде.

18
гыйнвар, 2013 ел
җомга
2013 елның 16 гыйнварында Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында, Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау Елына бәйле рәвештә, “Чисталык дәресе” республика-күләм экологик белем бирү акциясе үткәрелде.
Акцияне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары администрацияләре белән берлектә оештырдылар.

16
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген, Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау Елы чаралары планын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән, барлык муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының 200 гомуми белем бирү учреждениесендә, республика-күләм “Чисталык дәресе” экологик белем бирү акциясе үткәрә.

15
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында, видеоконференция режимында, Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау Елына багышланган брифинг булып узды, анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты.

14
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе
16 гыйнварда Татарстан муниципаль районнарының мәгариф оешмаларында “Чисталык дәресе” дигән, Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау Елына арналган республика-күләм экологик белем бирү акциясе уздырылачак. Республиканың 200 мәктәбендә дәресләрне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре үткәрәчәк. Акция Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

9
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Җәмгыятьнең игътибарын әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә юнәлтү, экологик культура формалаштыру һәм үстерү максатларыннан чыгып, Татарстан Республикасы Президентының указы белән, 2013 ел Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы дип игълан ителде.


28
декабрь, 2012 ел
җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстанның башкарма хакимият һәм дәүләт органнары аппаратларының 2нче Спартакиадасында актив катнашкан министрлык хезмәткәрләрен тәбрикләү булып узды. Министр Артем Сидоров “спортчы”ларга рәхмәт хатлары тапшырды һәм спортта ирешкән уңышлары өчен рәхмәт белдерде.

27
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Махсуслашкан үзәк аналитик контроль инспекциясендә (ЦСИАК) Казан шәһәренең 20нче гимназиясенең 1-3нче класс укучылары өчен таныштыру экскурсиясе үткәрелде. Бу чара “Яшәү тирәлегенә күзәтчелек” дисциплинасын өйрәнгәндә экологик белем бирү кысаларында оештырылган иде.

20
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе Аксубай районы Аксубай бистәсенең “Радуга” балалар бакчасында һәм Кәкрекүл авылы урта мәктәбендә, Чистай шәһәренең 1нче урта мәктәбендә уздырылган “Чыпчыкайны ашат” акциясенә йомгак ясауда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International