Азнакай районында кошларга булыштылар

2013 елның 4 феврале, дүшәмбе
Татарстанның экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында Азнакай районында “Кышын кошлар ашатыгыз” дигән акция булып узды. Аны Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре оештырган иде. Акциянең төп максаты – кешеләрдә канатлы дусларның хәленә керү хисләре уяту, кошларга кышның кырыс көннәрен үткәреп җибәрергә булышу булды.
Акция кысаларында Азнакай районы гимназиясенең башлангыч классларында “Кошлар – планетадашлар һәм дуслар” дигән мәдәни-экологик чара үткәрелде. Балалар Татарстанда яшәүче кошларның төрләрен атап күрсәттеләр, безнең якларда кыш көне җимлекләргә олы песнәк, йорт чыпчыгы, кыр чыпчыгы, күк күгәрчен кебек уннан артык төр кош килүен әйттеләр, ата-аналары белән бергә ничек итеп кыш көне кошларга булышулары турында сөйләделәр. Шуннан соң җимлекләр ясауда катнаштылар, аларны мәктәп ишегалдында һәм бакчада элеп чыктылар. Педагогларның әйтүенчә, бу файдалы чара балаларны игелеккә, юмартлыкка, шәфкатькә өйрәтә, аларда әйләнә-тирәлеккә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли.
Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре мондый чараларны регионның барлык мәктәпкәчә һәм мәктәп оешмаларында да үткәрергә ниятлиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International