Идел Аръягы территориаль идарәсенең эшчәнлеге бәяләнде

2013 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсендә 2012 елга йомгак ясалды. Киңәшмәгә министр урынбасары Андрей Калайда да килгән иде.
Идел Аръягы территориаль идарәсе башлыгы Николай Васин үз хисабында идарәнең узган елда башкарган эшләре турында җентекләп, дәүләти экологик күзәтчелек нәтиҗәләрен анализлауга аерата басым ясап сөйләде. Шулай ук узган елның төп күрсәткечләрен китерде һәм аерым муниципаль районнар буенча эшне көчәйтү кирәклегенә игътибар юнәлтте.
Андрей Калайда территориаль идарәнең эшчәнлеген тулаем уңай бәяләде. Башкару дисциплинасының югары кимәлен, идарә белгечләренең эшләрне үз вакытында һәм сыйфатлы башкаруын билгеләп үтте. 2013 елда, экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында, эшчәнлеккә күбрәк халыкны җәлеп итәргә, халык белән тыгыз элемтәдә торырга киңәш итте, бу алга таба регионда нәтиҗәлерәк экологик контроль алып барырга ярдәм итәр, диде.
Идел Аръягы территориаль идарәсе материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International