Балаларның Кама буе территориаль идарәсенә экскурсиясе

2013 елның 22 гыйнвары, сишәмбе
Бүген, Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе Чаллы шәһәренең 51нче мәктәбенең 5нче класс укучылары өчен махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе буенча күзәтү экскурсиясе оештырды.
Территориаль идарә белгечләре экологик белем һәм тәрбия бирү кысаларында уздырган “Чисталык дәресе”ннән соң, балалар экологларның эшчәнлеге белән үзләре кызыксынып киткәннәр, һәм шул турыда җентекләбрәк сөйләүне сорадылар.
Балаларга атмосфера һавасына индустриаль ташлауларны анализлау бүлегенең һәм су, һава, туфрак анализы секторының эш серләре аңлатылды. Алар шулай ук лабораториядә биотест алымы белән токсикологик анализ һәм физик-химик анализ ясау турында күп кызыклы нәрсәләрне белделәр. Белгечләр аларга үз эшчәнлекләре турында җентекләп сөйләделәр, эш җиһазларын һәм приборларын күрсәттеләр, балаларның күп кенә сорауларына җавап бирделәр.
Педагогларның әйтүенчә, мондый күзәтү экскурсияләре үткәрү яшь буында әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләүдә зур роль уйный һәм хәтта киләчәктә профессия сайлаганда бер мөһим этәргеч булырга мөмкин.
Кама буе территориаль идарәсе материаллары буенча

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International