Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәгә экскурсия

2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау Елы кысаларында Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә лабораториясе хезмәткәрләре Экономика, идарә һәм хокук институтының Әлмәт филиалының экономика-хокук колледжының экология факультеты студентлары өчен экскурсия үткәрде. Булачак экологлар атмосфера һавасына аналитик контроль буенча Әлмәт төбәгендә эшли торган ике станция белән таныштылар. Алар Түбән Мактама торак пунктындагы 64нче балалар бакчасы һәм Кәләй авылы урта мәктәбе территорияләрендә урнашканнар. Бу автомат күзәтчелек станцияләре атмосфераның метеорологик параметрларын һәм атмосфера һавасындагы углерод оксиды, углекислота, азот оксидлары, углеводородлар, сероводород, озон, тузан кебек пычраткычлар концентрациясен тәүлек әйләнәсенә күзәтеп торалар.
Лаборатория башлыгы Гөлнара Терегулова предприятиенең эш үзенчәлекләре һәм бурычлары турында сөйләде. Төп бурыч булып индустрия предприятиеләре һәм автомобиль транспорты бик күп тупланган Әлмәт шәһәрендәге экологик хәлгә күзәтчелек итү тора икән.
Экскурсия барышында студентлар кызыксынган сорауларын бирделәр, идеяләр тәкъдим иттеләр, бозышлар өчен җәза билгеләүгә карата үз фикерләрен әйттеләр. Кайберләре Көньяк-Көнчыгыш идарәдәге буш эш урыннары белән кызыксынды һәм, үз белгечлекләре буенча күбрәк тәҗрибә туплау өчен, идарәдә практика үтәргә теләүләрен белдерде.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International