ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2013 ел
дүшәмбе
Календарьда – яз башы. Димәк, Май чабу атнасы җитте, уйнап күңел ачарга, хуш исле тәбикмәк белән сыйланырга вакыт. Борынгыдан килгән бу бәйрәм йоласын үтәп, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре үтеп баручы кышны озаттылар һәм яңа язны каршы алдылар.

28
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров IV Халыкара “Санкт-Петербург – Россиянең диңгез башкаласы. Экология” форумында катнаша, ул форум Санкт-Петербургта 2 мартка кадәр үтәчәк, аңа Россиянең су ресурсларын саклау мәсьәләләрен тикшерү һәм карарлар әзерләү өчен илнең 40 регионыннан һәм 10 чит илдән 400дән артык делегат җыелган.

27
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстанның экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау Елы кысаларында студентлар өчен Әлмәт районы Рус Акташы авылында урнаштырылган блоклы яңа чистарту корылмалары белән танышу үткәрелде. Экскурсияне оештыручыларның берсе – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе иде.

26
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында рәсми визит белән Малайзиянең XYBASE компаниясе делегациясе булып китте. Аерым алганда – компаниянең вице-президенты Мелвин Локх, идарәче директоры Лим Хва Энг һәм тормышка иңдерү буенча эксперты Эрман Ваххаб.

25
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, министр урынбасары Тимур Акчурин рәислегендә, Чабаксар сусаклагычының су кимәлен нормаль булган 68 метр билгесенә кадәр күтәрү аркасында ихтимал булган негатив йогынтыны киметү буенча карар әзерләү максатыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 17.09.2012 № 1680-р карары белән төзелгән Тармак-ара эш төркеменең икенче утырышы булып узды.

20
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

19 февральдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, “Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районындагы “Городище” җир асты байлыклары участогыннан файдалану хокукына аукцион үткәрү турындагы” 15.01.2013 № 28-п, “Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районындагы “Ямаш” җир асты байлыклары участогыннан файдалану хокукына аукцион үткәрү турындагы” 15.01.2013 № 29-п, “Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районындагы Дымтамак чыганагының көнбатыш участогыннан файдалану хокукына аукцион үткәрү турындагы” 16.01.2013 № 30-п, “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының “Урта Саба” җир асты байлыклары участогыннан файдалану хокукына аукцион үткәрү турындагы” 17.01.2013 № 33-п боерыкларына ярашлы рәвештә, Аукцион комиссиясе утырышы булып узды, анда, җир асты байлыклары участокларыннан файдалану хокукына аукционнарда катнашу гаризаларын теркәү максаты белән, пичәтләнгән конвертлар ачылды


19
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында “2011 елда Россия Федерациясендә әйләнә-тирәлекнең торышы һәм сакланышы” дигән дәүләти доклад чыгарылды. Ул Европа Берлеге илләрендә кулланыла торган экономик, экологик һәм социаль системаларның үзара йогынтысын чагылдыручы бердәм экологик белешмәләрне исәпкә алып әзерләнгән.

18
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Азнакай шәһәре гимназиясендә Елгаларны, суларны һәм тереклекне саклау көненә багышланган, девизы да “Елгалар, су һәм тереклек өчен” дип аталган ачык чара үткәрелде. Анда 1-5 класс укучылары үзләренең экологик сәләтләрен күрсәттеләр.

15
февраль, 2013 ел
җомга
Чистай шәһәрендә, 3нче гимназия базасында “Татарстан Республикасының экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елын һәм муниципаль районда Туган якны сөю елын ачабыз” дигән фәнни-практик семинар булып узды. Аны “Рус географик җәмгыяте” Бөтенроссия җәмәгать оешмасының җирле бүлекчәсе оештырды. Семинарда Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре, шәһәр һәм район җитәкчеләре, Казан федераль университетының география кафедрасы доцентлары, район предприятиеләре һәм службалары җитәкчеләре, урта мәктәп укучылары актив катнашты.

14
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайты “Иң яхшы Татарстан Республикасы башкарма хакимият органы сайты” номинациясендә, Татарстан Саулык саклау министрлыгының рәсми Интернет битеннән берничә баллга гына калышып, II урынны алды. Eco.tаtarstan.ru үзенә керүләр, контент сыйфаты һәм бирелә торган мәгълүмәтнең яңалыгы буенча рәсми республика сайтлары арасында икенче ел инде лидерларның берсе булып тора. Исегезгә төшерәбез – 2011 ел йомгаклары буенча министрлыкның сайты Татарстан башкарма хакимият органнарының их яхшы сайты дип танылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International