«Елгалар, су һәм тереклек өчен!»

2013 елның 18 феврале, дүшәмбе
Азнакай шәһәре гимназиясендә Елгаларны, суларны һәм тереклекне саклау көненә багышланган, девизы да “Елгалар, су һәм тереклек өчен” дип аталган ачык чара үткәрелде. Анда 1-5 класс укучылары үзләренең экологик сәләтләрен күрсәттеләр.
Чарада Ык буе территориаль идарәсе белгечләре дә актив катнашты. Алар балаларга Татарстандагы елга-күлләрнең торышы турында сөйләделәр, аларны әйләнә-тирәлеккә сак карашта булырга чакырдылар. Зал Татарстандагы елга һәм күлләрнең укучылар ясаган бик күп һәм матур сүрәтләре белән бизәлгән иде. Чара викторина рәвешендә үткәрелде, анда катнашучы “Дельфин” һәм “Ал җилкәннәр” командалары оештыручыларның мавыктыргыч сорауларына җаваплар бирделәр.
Елгаларны, суларны һәм тереклекне саклау көне 1998 елның 14 февраленнән башлап, “Халыкара елгалар челтәре” экологик җәмәгать оешмасы башлангычында үткәрелә. Бу көнне билгеләп үтүнең төп максаты – елгаларда экосистемага һәм табигый яшәү тирәлегенә тискәре йогынты ясый торган эре плотиналар һәм сусаклагычлар төзелүгә бәйле глобаль проблемага кешелекнең игътибарын юнәлтү.
Чара соңында йомгаклар ясалды, катнашучыларга Ык буе территориаль округыннан китаплар һәм рәхмәт хатлары бүләк ителде.
Ык буе территориаль округы материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International