Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре кыш озаттылар

2013 елның 4 марты, дүшәмбе
Календарьда – яз башы. Димәк, Май чабу атнасы җитте, уйнап күңел ачарга, хуш исле тәбикмәк белән сыйланырга вакыт. Борынгыдан килгән бу бәйрәм йоласын үтәп, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре үтеп баручы кышны озаттылар һәм яңа язны каршы алдылар.
Министрлык администрациясе һәм профсоюзы үз хезмәткәрләрен “Идел” яшьләр үзәгенә алып барды. Күңелле бәйрәмдә министрлыкның 120дән артык хезмәткәре гаиләләре белән бергә катнашты. Оештыручылар бай эчтәлекле, призлар һәм бүләкләр уйнатышлы төрле ярышлары, конкурслары булган күңел ачу программасы әзерләгәннәр иде. Олылар һәм балалар тимераяк шудылар, чаңгы узышында катнаштылар, бау тартыштылар, боз өстендә йөгерделәр, күз бәйләп чүлмәк ваттылар. Ә суыкта җылынырга традицион тәбикмәк белән кайнар чәй ярдәм итте. Яз кәефләре һәм дәрт-дәрман тулы бәйрәм аннары табын һәм концерт программасы белән дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International