Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайты
2013 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайты “Иң яхшы Татарстан Республикасы башкарма хакимият органы сайты” номинациясендә, Татарстан Саулык саклау министрлыгының рәсми Интернет битеннән берничә баллга гына калышып, II урынны алды. Eco.tаtarstan.ru үзенә керүләр, контент сыйфаты һәм бирелә торган мәгълүмәтнең яңалыгы буенча рәсми республика сайтлары арасында икенче ел инде лидерларның берсе булып тора. Исегезгә төшерәбез – 2011 ел йомгаклары буенча министрлыкның сайты Татарстан башкарма хакимият органнарының их яхшы сайты дип танылган иде.
Сайтны составына Президент Аппараты һәм Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре кергән жюри йөздән артык параметр буенча бәяләде.
Рәсми сайтлар конкурсына йомгаклар 11 февральдә, ТР Информатизация һәм элемтә министрлыгының Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңлеханов һәм Россия Федерациясе элемтә һәм информатизация министры Н.А.Никифоров катнашында узган коллегия утырышында ясалды.
Дәүләт хакимияте һәм муниципаль идарә органнарының “Рәсми Татарстан” интернет порталына керә торган рәсми сайтлары конкурсында җиңүчеләрне дипломнар һәм призлар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңлеханов үзе бүләкләде.