Чаллы һәм Түбән Кама бик пычрак һавалы шәһәрләр исемлегеннән чыкты

2013 елның 19 феврале, сишәмбе
Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында “2011 елда Россия Федерациясендә әйләнә-тирәлекнең торышы һәм сакланышы” дигән дәүләти доклад чыгарылды. Ул Европа Берлеге илләрендә кулланыла торган экономик, экологик һәм социаль системаларның үзара йогынтысын чагылдыручы бердәм экологик белешмәләрне исәпкә алып әзерләнгән.
Росгидромет белешмәләре буенча 2011 елда һавасы бик пычрак булган шәһәрләр исемлегеннән Азов, Барнаул, Благовщенск, Волгоград, Екатеринбург, Курган, Чаллы, Түбән Кама, Дондагы Ростов, Ставрополь, Стәрлетамак, Тверь, Уссурийск, Черногорск шәһәрләре төшерелгән.
Дәүләти доклад табигать саклау чараларын планлаштырганда һәм үткәргәндә башкарма дәүләт хакимияте органнары өчен белешмә нигез булып тора. Докладның җентеклерәк тексты белән Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының http://www.mnr.gov.ru/regulatory/list.php?part=1392 сайтында танышырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International