Аукцион комиссиясе утырышы булып узды

2013 елның 20 феврале, чәршәмбе
19 февральдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, “Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районындагы “Городище” җир асты байлыклары участогыннан файдалану хокукына аукцион үткәрү турындагы” 15.01.2013 № 28-п, “Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районындагы “Ямаш” җир асты байлыклары участогыннан файдалану хокукына аукцион үткәрү турындагы” 15.01.2013 № 29-п, “Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районындагы Дымтамак чыганагының көнбатыш участогыннан файдалану хокукына аукцион үткәрү турындагы” 16.01.2013 № 30-п, “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының “Урта Саба” җир асты байлыклары участогыннан файдалану хокукына аукцион үткәрү турындагы” 17.01.2013 № 33-п боерыкларына ярашлы рәвештә, Аукцион комиссиясе утырышы булып узды, анда, җир асты байлыклары участокларыннан файдалану хокукына аукционнарда катнашу гаризаларын теркәү максаты белән, пичәтләнгән конвертлар ачылды:
– “Городище” буенча – исемлеккә ярашлы 2 гариза кергән иде;
– “Ямаш” буенча – исемлеккә ярашлы 6 гариза кергән иде;
– Урта Саба буенча – исемлеккә ярашлы 2 гариза кергән иде;
– Дымтамак буенча – гаризалар кермәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International