IV Халыкара «Экология» форумы старт алды

2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров IV Халыкара “Санкт-Петербург – Россиянең диңгез башкаласы. Экология” форумында катнаша, ул форум Санкт-Петербургта 2 мартка кадәр үтәчәк, аңа Россиянең су ресурсларын саклау мәсьәләләрен тикшерү һәм карарлар әзерләү өчен илнең 40 регионыннан һәм 10 чит илдән 400дән артык делегат җыелган.
Форумның форматын эшлекле һәм күргәзмә программалар тәшкил итә. Эшлекле программаның төп сораулары булып: су ресурсларының экологик торышына контроль, транспорт һәм хуҗалык эшчәнлегендә су объектларының экологик куркынычсызлыгы өчен технологик яңалыклар иңдерү, халыкны көнкүреш һәм ял ихтыяҗлары өчен сыйфатлы су белән тәэмин итү тора. Әйләнә-тирәлекне саклау, техноген пычрану нәтиҗәләрен бетерү, табигый байлыкларны куркынычсыз үзләштерү өлкәсендәге халыкара һәм региональ инновация проектлары форумның күргәзмә өлешендә күрсәтеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International