ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2013 ел
сишәмбе

Республикада “Балалар илне сүрәтли” конкурсы башлады. Аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм “Бердәм Россия” партиясе белән берлектә “Татарстан” ДТРК телекомпаниясе үткәрә. Быелгы җиденче республика телевизион конкурсы экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына һәм Универсиадага багышлана.

Су ресурсларының федераль агентлыгы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Су хуҗалыгы буенча “Средволгаводхоз”федераль дәүләт учреждениесе, Россия Су җәмгыяте (Мәскәү ш.), “Казан ярминкәсе” ААҖ Казан шәһәрендә, 2013 елның 27 – 29 март көннәрендә, “Чиста су. Казан” форумы кысаларында, IV Халыкара махсуслашкан “Чиста су. Казан” күргәзмә-конгрессын үткәрәләр.

25
март, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстанның экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында, Җир көненә һәм Халыкара Урман көненә туры китереп, Фәннәр Академиясендә Россия WWFының “Мин урманны сайлыйм” фильмы тәкъдим ителде. Чараны оештыручылар – Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Җәмәгатьчелек палатасы.
Татарстанда “Мин урманны сайлыйм” фильмы беренче тапкыр күрсәтелде. Премьера Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Җәмәгатьчелек палатасы тарафыннан оештырылган иде. Фильмны төшерүчеләр – WWF-Россиянең урман сәясәте буенча координаторы, “Устойчивое лесопользование (“Урманнан тотрыклы файдалану”) журналының баш редакторы Николай Шматков, “Мин урманны сайлыйм” фильмының төп герое Артем Тишков, “Урман альтернативасы” компаниясе вәкиле Павел Безверхов һәм Мәскәү дәүләт Урман университеты укытучысы Петр Мельник – республика буенча сәфәрләре вакытында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында да булдылар.

23
март, 2013 ел
шимбә
Хөрмәтле гидрометеорология хезмәткәрләре
Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезне чын йөрәктән кайнар котлыйбыз!
Гидрометеорологлар хезмәтенең нәтиҗәлелегенә һәм сыйфатына хаклы рәвештә иң югары таләпләр куела. Чөнки сезнең исәптәге йөзләрчә мең көндәлек прогнозга, аларның төгәл һәм оператив булуына миллионнарча кешенең сәламәтлеге һәм кәефе бәйле. Сез халыкның иминлеген тәэмин итүдә һәм республиканың экологик торышын контрольдә тотуда хәлиткеч рольләрнең берсен уйныйсыз.

20
март, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Санкт-Петербургта “Зур шәһәр экологиясе” дигән XIII Халыкара форум эшли башлады, ул 2013 елның 20–22 март көннәрендә “Ленэкспо” күргәзмә комплексында узачак һәм Әйләнә-тирәлекне саклау елының үзәк вакыйгасы булып торачак. Форум Россия Федерациясе субъектларының һәм шәһәрләренең (муниципаль берәмлекләренең) табигать саклау органнары вәкилләренә, шәһәр территорияләрендә табигать саклау мәсьәләләрен үтәгәндә кулланыла торган җиһазларны һәм хезмәт күрсәтүләрне тәэмин итүчеләргә һәм җитештерүчеләргә исәпләнгән.

19
март, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 23 мартында, шимбә көнне, җирле вакыт белән 20:30 сәгатьтә Бөтендөнья кыргый табигать фондының (WWF) “Җир сәгате” дигән еллык глобаль акциясе үткәрелә. Бу – кешелек тарихында иң күләмле акция.


15
март, 2013 ел
җомга

Татарстанның Апас районында “Яшьләр сулышы” дигән конкурс уздырылды. Ел саен үткәрелә торган бу конкурс быел Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган иде. Аны “Сәләт” балалар иҗаты үзәге, Апас районы башкарма комитеты һәм мәгариф бүлеге оештырды.


6
март, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстан Республикасының җирле әһәмияттәге түбәндәге җир асты байлыклары участокларыннан файдалану хокукына аукционнар булып узды: Чүпрәле районындагы “Городище” участогы, цеолитлы токымнарны геологик өйрәнү, тикшерү һәм казып чыгару максаты белән; Саба районындагы “Урта Саба” участогы, бурташ токымнарын геологик өйрәнү, тикшерү һәм казып чыгару максаты белән; Әлмәт районындагы “Ямаш” участогы, комын геологик өйрәнү, тикшерү һәм казып чыгару максаты белән. Нәтиҗәдә җиңүчеләр дип “НУРан-Силика” ачык акционерлык җәмгыяте, “Колос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм “СпецКарьерМастер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте танылды.

5
март, 2013 ел
сишәмбе
Татарстанда 2013 ел экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау Елы дип игълан ителгән. Түбән Кама шәһәрендә шушы Елны рәсми ачу булып узды. Экологик-биологик балалар үзәгендә мәктәп укучыларының “Табигать һәм без” дигән экологик-практик конференциясе уздырылды. Чарада Кама Аръягы территориаль идарәсе белгечләре, шәһәрнең индустрия предприятиеләре вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International