ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталының дәүләт пошлиналарын һәм штрафлар түләү сервисы (https://uslugi.tatarstan.ru/gis-gmp/index) аша табигать турындагы законнарны бозган өчен штрафларыгызның булу-булмавын тикшерергә һәм, булган очракта, түләргә мөмкин.


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Махсус җиһазланылмаган мәйданчыкта – кара металл ватыгы һәм калдыклары, яраксызга әйләнгән автомобиль көпчәкләре һәм агач калдыклары. Кара металл ватыгын кабул итүче оешма әнә шул рәвешле калдыкларны вакытлыча саклау кагыйдәләрен бозуга һәм туфракны нефть продуктлары белән пычратуга юл куйган.

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Нурлат районына эшлекле сәфәр кылды. Министр “Грани” мәдәни-ял итү үзәгендә әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча халык белән очрашу үткәрде, шуннан соң районның Әхмәт авыл җирлегендә гражданнар җыенында катнашты.

Республикабызның иң биек нокталарыннан берсе – диңгездән  321,7 м биеклектә урнашкан төбәк бу.  Биредә тиңдәшсез табигый ядкәрләр – Ык һәм Эстәрле елгалары ага, 50дән артыграк дала үсемлеге ТР һәм РФ Кызыл китапларына кертелгән.


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы хәбәр иткәнчә, Методика проекты Россия Икътисадый үсеш министрлыгына килештерүгә җибәрелгән.

Республикабызның табигатьне саклау һәм мәгариф учреждениеләре белгечләре Мамадыш районы Олыяз лицеенда укучыларга Җир йөзендәге экологик шартлар һәм әйләнә-тирә мохит торышына уңай йогынты ясаучы факторлар турында сөйләде. 

Пластиктан баш тарту – әйбәт эш, тик бу хәл дөньяда яңа ыгы-зыгыга – кәгазьне чиктән тыш күп тотуга, ә бу агачларга, яшеллеккә бик нык кизәнүгә китермәсме? Кәгазь һәм катыргы төрелмә-каплар бизәлешен эшләүче  Smurfit Kappa компаниясе шуны истә тотып, “Планетабызның якты киләчәге хакына төрелмә” дигән халыкара экологик бәйгесен игъдан иткән.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәттә Дала Зәе елгасының су саклау зонасы тирәсендә рөхсәт ителмәгән урында кар “тавы”на тап булган.


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Министрлык инспекторлары иҗтимагый инспекторлар үзәге белән берлектә табигатьне саклау законын бозуның 6308 очрагына киртә куйган, шуның 98,6%ы буенча тиешле чаралар күрелгән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International