Конкурска Казан мәктәпләренең 2-11 сыйныф укучылары чакырыла. Ул түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
1. А4 форматындагы биттә чүпне аерып җыю буенча иң яхшы социаль реклама – калынрак кәгазьдә теләсә нинди техник ысул белән иҗат ителгән рәсем (кече һәм урта сыйныфлар укучылары өчен).
2. Чүпне аерып җыю буенча иң яхшы социаль реклама – jpg форматында компьютерда эшләнгән баннер (5-11 сыйныфлар укучылары өчен).
3. Икенчел чималдан креатив файдалану буенча иң яхшы мастер-класс (эшкә яраксыз материалдан әйберләр эшләү, утильләштерүнең башка мөмкинлекләре). Конкурста катнашучы бер укучы мастер-класс урын алган нибары бер видеоролик кына тәкъдим итәргә тиеш.
Иң яхшы хезмәтләр 1-10 март көннәрендә Казанның Шәһәр экологик-биологик үзәгендә үткәреләчәк күргәзмәгә чыгарыла. Алар шулай ук шәһәр билбордларына урнаштырылырга, Казанда яшәүчеләр арасында агарту эшчәнлеге алып бару өчен бастырып чыгарылырга һәм кулланылырга мөмкин.
Конкурста катнашу һәм гариза тапшыру турында тулырак мәгълүматлар белән танышу өчен Казанның Шәһәр экологик-биологик үзәгенә 8 (843) 273-48-55 телефоны аша шалтыратырга була.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте