Бу гаҗәеп табигать дөньясына сәяхәт. Мамадыш мәктәпләре укучылары өчен экология дәресләре үткәрелде

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Республикабызның табигатьне саклау һәм мәгариф учреждениеләре белгечләре Мамадыш районы Олыяз лицеенда укучыларга Җир йөзендәге экологик шартлар һәм әйләнә-тирә мохит торышына уңай йогынты ясаучы факторлар турында сөйләде.  Планетабыз язмышында кешенең роле турында әңгәмә табигать дөньясына “сәяхәт”тән башланып китте: балаларга Җир шарында яшәүнең күп төрле формалары – үсемлекләр, бактерияләр, хайваннар турында сөйләп үтелде. Лицей укучылары шулай ук Җирнең төрле тышчалары: һава һәм Җир, җир тышчасы һәм биосфера, тере организмнар белән әйләнә-тирә мохит арасындагы үзара бәйләнеш турында күпне белүгә иреште. Дәрес барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре балаларга шәһәрдә һәм табигатьтә экологиягә зыян китермәслек итеп үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен булдыруга ярдәм итте. Укучылар шулай ук экология темасына рәсемнәр һәм кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсен әзерләде, конкурсларда һәм викториналарда катнашты. “Балаларны экологик яктан тәрбияләү –  ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Мондый тәрбия әйләнә-тирә мохитебезне чынбарлыкта яхшырту мөмкинлеге бирә: балачактан ук экологик агарту рухында тәрбияләнеп үскән  яшь буын – имин һәм якты киләчәгебез нигезе ул”, – дип басым ясап әйтте экологлар.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International