РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы хәбәр иткәнчә, Методика проекты Россия Икътисадый үсеш министрлыгына килештерүгә җибәрелгән.
2018 елның ноябрендә үткәрелгән Дәүләт Советы Президиумы утырышының киңәйтелгән йомгаклары буенча, Россия Федерациясе Президенты поручениеләре исемлеге нигезендә, “Әйләнә-тирә мохитнең сыйфаты” күрсәткече Россия Федерациясе субъектларының беренче затларының эш нәтиҗәсен бәяләү күрсәткечләренең берсе булып тора.
Методика буенча, бәя “Экология” илкүләм проектына кертелеп, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм аның кармагындагы хезмәтләр, агентлыклар контрольлегендә тормышка ашырылып килүче федераль проектлар күрсәткечләренә нигезләнеп бирелә.
“Экология” илкүләм проектының нигезен 11 федераль проект тәшкил итүен искә төшерик. Шулар арасыннан күрсәткеч өчен төп проектлар – “Шәһәрләр чикләрендә әйләнә-тирәгә зыян салучы иң хәтәр объектларны һәм рөхсәт ителмәгән чүплекләрне юкка чыгару юлы белән әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү”, “Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең комплекслы системасы”, “Чиста һава”, “Иделне савыктыру”, “Байкал күлен саклап калу”, “Тиңдәшсез су объектларын саклап калу”, “Биологик күптөрлелекне саклап калу һәм экологик туризмны үстерү”, “Урманнарны саклап калу”.
“Әйләнә-тирә мохитнең сыйфаты” күрсәткече түбәндәге ике критерий нигезендә исәпләнелә:
- “Экология” илкүләм проекты күрсәткечләренә кертелеп, федераль проектларда төбәк өчен билгеләнгән күрсәткечләргә ни дәрәҗәдә ирешү;
- территориядә “Экология” илкүләм проектының әлеге федераль проектларын тормышка ашыру кысаларында финанс средстволарыннан файдалануның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуы.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте