Физик затлар игътибарына!
ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталының дәүләт пошлиналарын һәм штрафлар түләү сервисы (https://uslugi.tatarstan.ru/gis-gmp/index) аша табигать турындагы законнарны бозган өчен штрафларыгызның булу-булмавын тикшерергә һәм, булган очракта, түләргә мөмкин. Хезмәт күрсәтү закон бозучының шәхси документлары яки исәпләүнең уникаль идентификаторы (УИН) буенча хәл ителә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте