Министрлык инспекторлары иҗтимагый инспекторлар үзәге белән берлектә табигатьне саклау законын бозуның 6308 очрагына киртә куйган, шуның 98,6%ы буенча тиешле чаралар күрелгән. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе начальнигы Алексей Полюшков аппарат киңәшмәсе кысаларында төбәк дәүләт экологик күзәтчелеге кысаларында нинди нәтиҗәләргә ирешелүе һәм инспектор-экологларның үзләре алдына нинди бурычлар куюы турында сөйләде. “Республикабыз судлары әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы 24 объектның эшчәнлеген туктатты. Хокук саклау ведомстволары белән берлектә су законын бозуның 1134 очрагына (шуның 153е – су объектларына үтү мөмкинлеген чикләү фактлары буенча) чик куелды. Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы белән уртак эш нәтиҗәсендә Казан шәһәре Боевая урамында Идел елгасы култыгына канализация суларын агызган өчен РФ Җинаять кодексының 247 статьясындагы 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылды. Нурлат шәһәре территориясендә исемсез бер чишмәгә һәм җиргә ташландык сулар агызуга гаепле зат җинаять җаваплылыгына тартылды, бу закон бозучы квадрокоптердан һәм фототозактан файдалану нигезендә билгеләнде”, – дип билгеләп үтте Алексей Полюшков. Инспекторлар җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә закон таләпләрен бозу ягыннан 333 очракны билгеләгән, Казан шәһәрендә, Кайбыч, Чистай һәм Кама Тамагы районнарында законсыз ком чыгару фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган. Калдыклар белән эш итү өлкәсендә 2716 закон бозу очрагы теркәлгән. Тәүге кылынган административ хокук бозулар өчен штрафлар кисәтүгә алыштырылган.
Иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсе эше кысаларында республикабызда яшәүчеләрдән төрле 10 элемтә каналы аша барлыгы 10 814 мөрәҗәгать кергән. Узган елда ТР бердәм экологик картасында 1796 чүплек билгеләнсә, шуның 98%ы юкка чыгарылган. “Халык контроле” системасы аша ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына 1354 хәбәр алынган, шуның 679ы – “Чүплекләр” категориясе буенча. Хисап чоры нәтиҗәләре буенча “Халык контроле” аша алынган завкаларның 97,4%ы буенча тиешле чаралар күрелгән. Бу – республика ведомстволары арасында ирешелгән иң зур нәтиҗә.
Министр Александр Шадриков 2019 елда күзәтчелек эшчәнлегенең төп бурычларыннан берсе итеп лицензияле барлык карьерларга мониторинг, штрафларны вакытында җыюны, шулай ук WorldSkills чемпионаты алдыннан экологик иминлекне тәэмин итү зарурилыгын билгеләде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының каты файдалы казылмалар геологиясе бүлеге начальнигы Самат Вахитов гомумтаралган файдалы казылмалар запаслары чыганакларын ачу һәм аларга экспертиза ясау өлкәсендәге эшләрнең ничек алып барылуы турында сөйләде. Ул 2018 елда Республика запаслар буенча комиссиясе тарафыннан гомумтаралган файдалы казылмаларның 45 чыганагы буенча экспертиза үткән 220,7 млн.м3 мәйдандагы запасларның раслануын искәртте. Гомумтаралган файдалы казылмаларның 5 чыганагын ачу факты билгеләнгән. Болар: “Галактионов тугае” һәм “Дым-Тамак чыганагының көнчыгыш флангы” ком-гравий чыганаклары, “Теньки” һәм “Шеланга” төзелеш комы, “Пимер” известьташ чыганагы. “2014-2020 елларга җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә дәүләт идарәсе” кече программасы кысаларында дәүләт учетына кую өчен гомумтаралган файдалы казылмалар запасларын оператив бәяләү үткәрелгән: 218 комташ, ком-гравий һәм известьташ урыны тикшерелгән; 32 кишәрлектә 19270 мең м3мәйданда фараздагы ресурслар бәяләнгән; барлыгы 5690,6 мең м3 мәйданда запасларның үсеше билгеләнгән – кишәрлекләр аукционнар үткәрүгә тулысынча әзерләп куелган.
Республика муниципаль районнары белән нәтиҗәле төстә берлектә эшләүне оештыру, бүлек тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү һәм минераль-чимал базасын тиешле баланста үстерү – бүлек эшенең 2019 елга төп бурычлары әнә шул.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте