ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәттә Дала Зәе елгасының су саклау зонасы тирәсендә рөхсәт ителмәгән урында кар “тавы”на тап булган. “Тау” мәйданының 2100 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Көньяк-Көнчыгыш аналитик контрольлек махсус инспекциясе белгечләре, анализ ясау өчен, кар пробалары алган. “Пычрак кар өеме су өслегеннән 254 м ераклыкта ясап куелган. Елганың су саклау зонасы 200 метр тәшкил итсә дә, пычрак кар яр буе саклау полосасын пычрату һәм зарарлы матдәләрнең су объектына эләгү куркынычын тудыра. Лаборатория белгечләре кар пробаларында нефть продуктлары һәм хлоридлар күләменең рөхсәт ителгәннән күпкә артып китүен ачыклады”, – ди дәүләт инспекторы Ригина Рәфагетдинова. Хәзерге вакытта табигатьне саклау законын бозучыга карата административ эш кузгатылган, гаепле затны билгеләү эше алып барыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте