“Планетабызның якты киләчәге хакына төрелмә” халыкара экологик бәйгесе игълан ителде

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Пластиктан баш тарту – әйбәт эш, тик бу хәл дөньяда яңа ыгы-зыгыга – кәгазьне чиктән тыш күп тотуга, ә бу агачларга, яшеллеккә бик нык кизәнүгә китермәсме? Кәгазь һәм катыргы төрелмә-каплар бизәлешен эшләүче  Smurfit Kappa компаниясе шуны истә тотып, “Планетабызның якты киләчәге хакына төрелмә” дигән халыкара экологик бәйгесен игъдан иткән. Конкурс кысаларында ике биремне үтәргә: йөрткәндә һәм саклаганда тотрыклылыкны тәэмин итү өчен аскуймаларны чорнау өчен кулланыла торган пластик стретч-тасмага алмаш тәкъдим итәргә; электрон сәүдәдә кулланыла торган җылылык саклау үзенчәлекләренә ия булган кәгазь төрелмә-кап (тулысынча кәгазьдән торган) эшләргә кирәк. Конкурста катнашырга теләүчеләр 2019 елның  29 мартына кадәр бу җәһәттән ныклы фикергә килә ала. Барлык материаллар түбәндәге адрес буенча җибәрелергә тиеш: designchallenge@smurfitkappa.com. Җиңүчеләрне  8000 евро күләмендә акчалата приз көтә. Конкурс турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән сайтта (түбәндәге адрес буенча:https://vsekonkursy.ru/konkurs-ekologicheskoj-upakovki.html) танышырга була.  

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International