Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Нурлат районына эшлекле сәфәр кылды. Министр “Грани” мәдәни-ял итү үзәгендә әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча халык белән очрашу үткәрде, шуннан соң районның Әхмәт авыл җирлегендә гражданнар җыенында катнашты. Биредә шулай ук район хакимияте башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигы Альберт Маликов та бар иде. Бүгенге очрашу гражданнарның активлыгы һәм озак баруы (2,5 сәгать чамасы дәвам итте) белән башкаларыннан аерылды. Чара барышында Александр Шадриков авыл халкын 2018 елда республикада башкарылган эшләр һәм 2019 елга куелган бурычлар белән таныштырды. “Мондый очрашулар бик тә кирәк, чөнки әнә шундый турыдан-туры күзгә-күз карашып аралашулар гражданнарыбыз белән экологик мәсьәләләр буенча төрле яклап фикер алышу мөмкинлеге тудыра”, – дип билгеләп үтте табигатьне саклау ведомствосы министры.
Җыен тәмамланганнан соң авыл халкы үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Аларның һәммәсенә тулы җаваплар ирештерелде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте