Президент грантлары фонды 2019 елда кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендә социаль әһәмиятле грантларны тормышка ашырып килә торган гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы хөкүмәтнеке булмаган коммерциясез оешмалар арасында гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүгә ике конкурс игълан иткән.
Сабыйлар – шаян булсалар да, бик тә кызыксынучан, шатлык-борчуларны эчкерсез уртаклашырга әзер торучан “халык”. Сабыйлык чорында балаларда аң- белемнәр, хис-тойгылар формалаша, сәләте һәм кызыксынулары үсә. Шуны истә тотып, Чүпрәле районының “Иске Чүпрәле 2 нче балалар бакчасы” мәктәпкәчә учреждениесендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча экология дәресе үткәрелде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең 29 нчы мәктәбе укучылары белән табигатебезнең нәзберек “холкы”, ресурсларны сак тоту һәм әйләнә-тирә мохитне пычратуны киметү ысуллары турында әңгәмә үткәрде.
Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 242 мөрәҗәгать кергән. Шуның бишесе – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар “Халык контроле” системасы аша 69 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 70 хәбәрне карап тикшергән.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Уңган-булган хезмәткәрләргә бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Бүген Казанда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән Табигатьтән файдалану буенча федераль хезмәтнең ТРдагы идарәсенең 2018 елдагы эш йомгакларына һәм быелга бурычларына багышланган уртак йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. “Территорияләрне тотрыклы үстерү һәм экологик иминлек эшебезнең өстенлекле юнәлешләре булып тора.
Татарстан Президенты кушуы буенча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, республикабызның барлык муниципаль районнарында 96 экосыйныф – экологик белем бирү үзәге ачылды. Министрлыкның территориаль идарәләре хезмәтләре аларга остазлык итә, дип билгеләп үтте Александр Шадриков.
Табигатьне саклау законнарын бозуның 6 меңнән артыграк очрагына чик куелып, барлыгы 55,3 млн. сумлык штраф түләтелде. Хокук саклау органнары белән уртак эшләү кысаларында 35 җинаять эше кузгатылды.
"Экология" илкүләм проекты кысаларында 3 федераль проектны тормышка ашыру өчен Татарстанга 4,8 млрд. сум акча бүлеп бирелгән. “Иделне савыктыру”, “Чиста су”, “2021 елга кадәр урманнарны саклау” проектлары буенча финанслау тәэмин ителгән.
Коллегия ведомствоның 2018 елдагы эш йомгакларына һәм 2019 елдагы бурычларына багышлап үткәрелә.
Утырыш Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә уза.