Бөгелмәдә калдыкларны вакытлыча саклау кагыйдәләрен бозу 400 кв.м мәйданда туфракны нефть продуктлары белән пычратуга китергән

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Махсус җиһазланылмаган мәйданчыкта – кара металл ватыгы һәм калдыклары, яраксызга әйләнгән автомобиль көпчәкләре һәм агач калдыклары. Кара металл ватыгын кабул итүче оешма әнә шул рәвешле калдыкларны вакытлыча саклау кагыйдәләрен бозуга һәм туфракны нефть продуктлары белән пычратуга юл куйган. “Предприятие мәйданы 1800 кв.м тәшкил итә:  шуның 1300 кв. м чамасына бетон түшәлгән, әмма җиргә дә чүп ташланган”, – ди экологлар. Моннан тыш, “Җитештерү һәм куллану  калдыкларын урнаштыруга һәм зарарсызландыруга карата гигиена таләпләре”  СанПиН 2.1.7.1322-03 нигезендә, кара металл калдыклары өеме өчен билгеләнгән мәйданчык кырыйларында буеннан-буена туфрак өеме һәм мөстәкыйль чистарту корылмаларына ия булган яңгыр суларын агызу челтәре булдырылырга тиеш. “Бу очракта мәйданчыкның ике ягы буйлап туфрак өемнәре, пычрак сулар чокыры  бар, әмма чокыр фильтр белән тәэмин ителмәгән иде, ягьни экологик закон таләпләре санга сугылмаган, дигән сүз,” –  дип аңлатты дәүләт инспекторы Мәдинә Усманова.

Шулай ук экологлар, табигатькә китерелгән зыянны бәяләү максатыннан, бетон түшәлгән мәйданчык тирәсендәге туфрактан пробалар алган. Анализ нәтиҗәләре туфракта нефть продуктлары микъдарының тиешледән күпкә артып киткәнлеген күрсәткән. Дәүләт инспекторлары әлеге факт буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясындагы 2 өлеше буенча (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кешеләрнең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай матдәләр һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”) һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 статьясындагы 2 өлеше (“Җирләрне яхшырту, саклау буенча һәм туфракны җилдән, судан ашалудан саклау һәм җирләрнең сыйфатын начарайтуга китерердәй башка процессларны һәм әйләнә-тирә мохиткә башка тискәре йогынтыны кисәтү буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәмәү”) буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзегән. Хәзер предприятиегә 400 меңнән 700 мең сумга кадәр штраф яный. Моннан тыш Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр яки башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча административ тикшерү алып барыла.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International