Республикабызның иң биек нокталарыннан берсе – диңгездән 321,7 м биеклектә урнашкан төбәк бу. Биредә тиңдәшсез табигый ядкәрләр – Ык һәм Эстәрле елгалары ага, 50дән артыграк дала үсемлеге ТР һәм РФ Кызыл китапларына кертелгән. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре “Азнакай шәһәре гимназиясе” укучыларына Азнакай районының табигый байлыклары турында рәхәтләнеп, җәелеп китеп сөйләде. “Районның Чатыр Тау дәүләт табигый заказнигы һәм шул исемдәге тавы бар. Биредә ауга 10 еллык тыю кертү нәтиҗәсендә кыйммәтле мехлы җәнлекләр – байбаклар саны торгызылды. Шулай ук заказник территориясендә сихәтле сулы чишмәләр челтерәп ага”, – дип билгеләп үтте экологлар, укучыларны туып үскән төбәкләренең географиясен өйрәнергә өндәп. Чара кысаларында районның су-сазлык биләмәләре чагылдырылган рәсем күргәзмәсе дә булды әле. “Дәрес барышында балалар әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге аң-белемнәрен күрсәтте: сорауларга җаваплар бирде, республика экологиясен яхшырту буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Үсеп килүче буынның әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына битараф булмавын күреп тору күңелдә канәгатьлек хисләре тудыра”, – ди ведомство белгечләре.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте