ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2019 ел
шимбә

Бүген илебезнең төрле почмакларында спорт сөючеләр һәм сәламәт тормыш рәвешенә омтылучылар “Россия чаңгы юлы-2019” чаңгы бәйрәменә чыкты. Хәрәкәттә – бәрәкәт икәнен яхшы белүче Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы командасы да  чаңгы юлыннан читтә калмады.


8
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген Казан Ратушасында Урман хуҗалыгы буенча федераль агентлыкның “Урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә Идел буе федераль округы субъектларының Россия Федерациясе тапшырган вәкаләтләрен үтәве нәтиҗәсе: 2018 ел йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар” дигән темага киңәшмәсе үткәрелде.

Экологик тәрбияне сабый чактан, бала күңеленә әле тамчы да кер кунмаган чактан ук башлап җибәрергә кирәк. Балаларның табигатькә мәхәббәтен булдыру юлында олыларның озакка сузылган авыр, даими хезмәте  бу.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Казанның Харовое күлендә кислород балансын торгызу буенча экологик акция үткәрде.

Экологлар Казан шәһәре Совет районы Самосыр торак массивы территориясендә җир асты байлыкларын законсыз чыгару очрагына чик куйган.   ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе белгечләре мониторинг барышында 4 йөк самосвалына һәм бер экскаваторга юлыккан.

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендәге бер нефть компаниясенең төзелеш объекты территориясендә полимер пленка калдыклары өеменә тап булган.

Яшел Үзән районы Әйшә авылында яшәүчеләрнең шикаяте буенча административ тикшерү төгәлләнгән. Гыйнвар аенда авыл кешеләре һавада корым исе сизеп, хафага калулары турында хәбәр иткән булган.


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елда Татарстан территориясендә чираттагы   – инде менә өченче төбәк әһәмиятендәге заказник оештырылды. Бу җәһәттән тиешле карарны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип хәбәр ителә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәсми сайтында.

12 мартта “Экотрадиция” Халыкара интернет-конкурсының чираттагысы башлана. Конкурска хосусый затлар һәм оешмалар үзләренең табигатьне саклау традицияләре турында сөйләргә чакырыла. 2019 елда “Иң яхшы экожурналист” дигән яңа номинация ачылган.

Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Алабуга районында гражданнар мөрәҗәгате нигезендә табигатьне саклау законын һәм РФ Су кодексын бозу очрагын билгеләгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International