Узган ял көннәрендә Идел буе экологик компаниясе Мәләкәс елгасында Кыңгыраулы күпер янында буа чистарту акциясе оештырды. Акция Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм “Чүп.бүтән.юк.Чаллы” экологик хәрәкәте ярдәмендә үткәрелде.
Бүген Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәге мәйданчыгында “Илкүләм максатларны һәм илне үстерүнең стратегик бурычларын тормышка ашыру өчен Россиянең су ресурслары” темасына багышланган Бөтенроссия су конгрессы башланды. Чара өч көн дәвам итә.
Экология сөюче укучыларыбыз игътибарына! 13 июль көнне Кремль Яр буенда Life Fest “Bio” файдалы фестивале узачак. Фестиваль кунаклары матурлык, экология, саулык-сәламәтлек һәм дөрес туклану турында күп кенә сорауларына җаваплар табачак.
2019 ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 5672 мөрәҗәгать кергән. Шуның күпчелеге – 3264е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.
Казан шәһәре:
Авиатөзелеш районы:
- Белинский ур., 3;
- Дементьев ур., 33а;
- Дементьев ур., 72 (базар);
- Побежимов ур., 46.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Мамадыш районында күчмә тикшерү барышында лицензия килешүе шартларын санга сукмауны ачыклаган. “Отаркинское” чыганагында карбонатлы токымнар чыгаручы компаниянең шушы максат өчен күздә тотылган җир кишәрлеге чикләреннән чыгып китүе билгеләнгән.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Арча районы 3нче мәктәбенә экологик эшчәнлекне үстерү өчен мини-экспресс лаборатория тапшырылды.
Агымдагы елның апрелендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “Кайнар линия” телефоны аша Минзәлә шәһәренең Гайдар урамында туфракка шакшы суларның агып торуы турында хәбәр алынган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре табигатькә карата игътибарлы, ваемлы берәүнең шикаяте буенча Арча районының Венета торак пункты тирәсендә рөхсәт ителмәгән урында чүплек булдырылуын ачыклаган.
“Duracell белән бергәләшеп батареяләр эшкәрт” проекты Татарстан шәһәрләре буйлап үзенең маршрутын дәвам итә. Яраксызга әйләнгән химик ток чыганаклары җыелдымы? Шулай икән, аларны махсус контейнерга җыю тиеш.