Әлмәт районында канализация суларын рөхсәтсез урынга агызу очрагы ачыкланган

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Әлмәт районында табигатьне саклау законын бозуны ачыклаган. Мактама елгасының су саклау зонасы тирәсендәрәк кенә шакшы су коесыннан насос ярдәмендә җиргә канализация суларын агызу мәгълүм булган. Махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре шакшы су пробасын алган. Анализ нәтиҗәсе аммоний микъдарының тиешледән күпкә артып булуын күрсәткән.

Физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр яки башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”),  Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.42 статаьясындагы 1 өлеше (“Су объектының яр буе саклау полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык эшчәнлеген һәм башка эшчәнлекне чикләүләрне санга сукмыйча файдалану”), Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 статьясындагы 1 өлеше (“Су объектының суҗыйгычларында әлеге объектларны пычратуга яки башка хәтәр күренешләргә китерердәй су саклау режимын бозу”) нигезендә беркетмәләр төзелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International