Бинаны төзекләндергәннәр, чүпләрен исә шунда гына калдырып киткәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән районында Түбән Кармалка авылыннан 2,5 чакрым ераклыкта рөхсәтсез урында чүп-чар өеменә тап булган. Биредә подряд оешмасы абразив материаллар, бетон, полиэтилен, пластик, металл калдыкларын һәм башка төзелеш чүп-чарын калдырып киткән. Пычранган территориянең гомуми мәйданының 326 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Хәзерге вакытта экологлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян китергән яисә эпидемия яки эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаять кылуга кермәгәндә”) буенча административ хокук бозу турында эш кузгаткан. Оешмага 400 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яный.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте